Хәвеф-хәтәр
21 октябрь 2022, 16:23

Гөмбәче әби 9 көн урманда адашып йөргән

Әткәндәй, бу әби былтыр да гөмбә җыйганда югалган булган. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Калининград өлкәсе буенча  Баш идарәсеннәнГадәттән тыш хәлләр министрлыгының Калининград өлкәсе буенча  Баш идарәсеннән
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Калининград өлкәсе буенча Баш идарәсеннән

Калининградта 87 яшьлек әби урманга гөмбәгә киткән һәм 9 көн адашып йөргән. Ул яфраклар ашап исән калган. 

Әбине очраклы рәвештә генә табалар. Үзләре дә адашкан башка гөмбәчеләр бу әбине урманда очрата.

Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, ир белән хатын гөмбәгә бара һәм адашалар. Аннары алар 9 көн элек адашып йөрүче әбине очрата. Ир белән хатын үзләренең урыны координаталарын коткаручыларга хәбәр итә.

Соңрак ачыкланганча, 87 яшьлек әби урманга керә һәм кергән урыныннан 10 км ераклыкка китә һәм адаша. Ул бу 9 көнне яфраклар, чирәм, агач кайрысы белән туклана, җиргә ятып йоклый. Әбине носилкага салып алып кайталар һәм, урманчы машинасына салып, табиблар янына илтәләр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас