Хәвеф-хәтәр
21 октябрь 2022, 11:11

Бер мең кеше лифтта бикләнеп калган

Иң мөһиме – паникага бирелмәскә, дисәләр дә...

connectionselevator.comconnectionselevator.com
connectionselevator.com

Кешләрнең лифтларда бикләнеп калу очраклары турында әледән-әле ишетеп торабыз.

2022 елның 1 гыйнварыннан Уфаның Бердәм диспетчер хезмәтенә йортларның лифтларында бикләнеп калу турында 1115 мөрәҗәгать килгән. Аларның 388 очрагы балалар белән бәйле.

Кагыйдәләр буенча, лифтның күтәргечен блокировкадан азат итүгә 30 минутка кадәр вакыт карала. Әмма 453 очракта лифтны эшләтеп җибәрү өчен авария хезмәтләренә күбрәк вакыт кирәк булган. Шуңа шәһәр власте, лифтлар өчен җаваплыларга тикшерүләр үткәреп, кимчелекләрне ачыкларга кушты.

Вице-мэр Сергей Кожевников әйтүенчә, иң мөһиме – чакыру төймәсе эшләргә тиеш.

“Мәсәлән, бала мәктәптән өенә кайтканда лифтта бикләнеп калса, аның белән элемтә булырга тиеш. Еш кына лифтлар эчендә телефон эшләми, бәйләнеш начар. Шуңа лифтларга кереп, диспетчер белән бәйләнеш төймәсенә басыгыз һәм элемтә ничек икәнлеген тикшерез”, – дигән йөкләмә бирде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас