+20 °С
Облачно


Кичә, 20 октябрьдә, Күмертау шәһәрендә бик күңелсез хәл булган.
Бер гаилә көзге урман буйлап йөргәндә кеше мәетенә тап булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлак булган кеше шәхси тормышына бәйле проблемалар аркасында үзе теләп бу дөньядан китәргә уйлаган.
Тикшерүчеләр аның шәхесен ачыклаганнар, ул - шул шәһәрдә яшәүче 46 яшьлек кеше булып чыга.
БР буенча Русия Тикшерү комитеты органнары аның вафат булуы сәбәпләрен ачыклаячак. Башлангыч мәгълүматлар буенча, криминаль характердагы билгеләр күренмәгән.