Хәвеф-хәтәр
20 октябрь 2022, 06:59

Сукбай этләр 9 сарыкны өзгәләп ташлаган

Бу коточкыч хәл республиканың бер районында булган.

Рифкать Уразмәтов, "РБ" гәзите сайты.Рифкать Уразмәтов, "РБ" гәзите сайты.
Рифкать Уразмәтов, "РБ" гәзите сайты.

Шушы көннәрдә Благовар районындагы Камышлы авылында этләр йорт хайваннарына ташланган. Бу хакта “Республика Башкортостан” басмасы яза.

Фермер Рифкать Уразмәтов әйтүенчә, кыргый этләр өере яшь сарыклар торган каралтыга кергәннәр һәм берничәсен өзгәләп ташлаганнар.  

“Малларга нәкъ сукбай этләр ташлануын урындагы халык күргән, югыйсә бүреләр дип уйларга булыр иде”, – дигән фермер.

Этләр тугыз сарыкны үтергән, тагын җидесе тешләүләрдән җәрәхәтләнгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас