+21 °С
Болытлы


БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бүген иртән, 19 октябрьдә, Иглин районына кергән М-5 автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән.
Ике җиңел машина бәрелешкән: ВАЗ-2112 һәм Hyundai Creta.
«Кызганычка каршы, авария нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән (Балалар юк). Зыян күрүчеләр Уфаның 13нче хастаханәсенә озатылды", - дип хәбәр ителә ведомствода