

Машина багында бензин бетеп бара. Заправка ерак. Нишләргә?
Буш бензин багы белән якындагы заправкага ничек барып җитү серләре белән уртаклашкан белгеч сүзләренә игътибар итик әле, гамәлгә ярарлыкмы ул киңәшләр.
Автоэксперт Илья Иванский буш бак белән дә якындагы заправка станциясенә барып җитеп була дип раслый.
«Прайм» агентлыгына биргән интервьюда эксперт индикаторда бензинның бетеп баруы турында таныш билге күренүгә бакта 5-6 литр ягулык калуын белдерә. Монысын беләбез инде. Ә ул арада гына заправка булмаса нишләргә?
Иванский бу очракта автомобилистка оптималь маршрут, ягъни калкулыклар, артык светофорлар булмаган юлны сайларга киңәш итә. Чөнки тизлекне ташлау һәм яңадан аны җыю вакытында өстәмә ягулык сарыф ителә.
Шулай ук, машинада барлык электрониканы, шулай ук аудиосистеманы һәм кондиционерны сүндерергә, һава каршылыгыннан тулысынча котылу өчен тәрәзәләрне ябарга кирәк, ди белгеч.
Эксперт белдерүенчә, мондый чаралар «экстрен очракларга» каралган, чөнки бушап барган бак белән йөрү гадәте начар гадәт, аны онытырга кирәк.
Мондый хуҗасызлык ягулык системасы таушалуга китерәчәк, двигательгә дә файда итмәс, нәтиҗәдә төзекләндерү эше кыйммәткәрәк төшәчәк.
Чыганак: Аргументы и факты