Хәвеф-хәтәр
18 октябрь 2022, 06:04

4 айлык сабый кроватендә үлеп яткан

И, Ходай...

almaty.tvalmaty.tv
almaty.tv

Нефтекамада бер гаиләдә 17 октябрь иртәсендә фаҗига булган.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, ата-ана кроватьтә яткан 4 айлык кызларының үлүе булуын ачыклый.

“Якынча мәгълүматлар буенча, сабый чирләгән, температурасы күтәрелгән. Төнен әни кеше баласына дару бирә һәм йокларга яткыра. Сабый эченә ятып йоклап китә. Икенче көн иртәнгә аның йөрәге туктый...” – дип хәбәр иткән бу хәл белән якыннан таныш кеше.

Ашыгыч ярдәм бригадасы кызның үлемен раслый.

Әле хокук саклаучылар сабыйның үлеменә китерүче сәбәпләрне ачыклый.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас