

Кичә, 16 октябрьдә, Уфаның СССРның 50 еллыгы урамында «ВАЗ-2114» руле артында утырган 18 яшьлек егет җәяүлене бәрдергән. БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария нәтиҗәсендә ир урында вафат булган.
«Җәяүле рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган. Полиция хезмәткәрләре үлгән ирнең шәхесен, шулай ук юл-транспорт һәлакәтенең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат карап торуга йортсыз кешегә охшаган. Ул арба этеп юл аша чыгып барган, машина килгәнен күрмәгән.