Хәвеф-хәтәр
16 октябрь 2022, 21:06

11 балалы гаилә йортсыз калган

Ут эчендә документлары, әйберләре һәм акчалары юкка чыга.

11 балалы гаилә йортсыз калган11 балалы гаилә йортсыз калган
11 балалы гаилә йортсыз калган

12 октябрьдә Стәрлетамак районының Шахтау авылында яшәүче 11 балалы Беляковлар гаиләсенә кайгы килә. Алар яшәгән йорт тулысынча янып бетә.Ут эчендә бөтен документлары, әйберләре һәм акчалары юкка чыга.

Янгын чыкканда йортта балалар йоклап яткан. Иң олысы -13 яшьлек кыз уянып, бертуганнарын тәрәзә аша урамга чыгарга ярдәм иткән. Ут эчендә төтен иснәп, аның үпкәсенә зур зыян килгән, кулы да киселгән һәм ул әле сеңлесе белән реанимациядәләр. Калган балаларны «Данко» социаль үзәгендә урнаштырганнар.

Волонтер Регина Биргулиева сөйләвенчә, бу гаилә өчен киемнәр биргәннәр, хәзер торак мәсьәләсен хәл итәсе калган. Әлегә балаларны үз гаиләләренә алырга теләүчеләр юк. Активистлар фатир "снимать" итү өчен акча җыялар. Дуслар, күп балалы гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм итик - савабы чиксез булыр. 

Белешмә өчен волонтёрның телефон номеры: 8 919-616-60-26 (Регина Биргулиева).

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас