+21 °С
Болытлы


Авария Уфа-Ырынбур трассасының 34 кмында булган. Кырмыскалы районында чит ил машинасы йөртүчесе 78 яшьлек ир-атны бәрдергән. Юл фәҗигасе кичке сәгать җидедә булган. Гафури районында яшәүче 30 яшьлек кеше, Hyundai Solaris машинасын йөртеп, рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып баручы 78 яшьлек Уфа кешесен тапаткан. Вакыйга нәтиҗәсендә җәяүле авария урынында ук вафат булган.
Вакыйганың барлык шартларын билгеләү өчен тикшерү башланган.
Чыганак: gorobzor.ru
Фото: ЮХХДИ идарәсе