Хәвеф-хәтәр
16 октябрь 2022, 12:55

Гөмбә җыючылар югалуы дәвам итә

Соңгы көннәрдә гөмбә дә, аны җыйганда адашып югалучылар саны да арткан.

Гөмбә җыючылар югалуы дәвам итәГөмбә җыючылар югалуы дәвам итә
Гөмбә җыючылар югалуы дәвам итә

Башкортстанда 67 яшьлек хатын-кыз урманга гөмбә җыярга бара һәм югала. Вакыйга Туймазы районында булган. Хатын Казнаковка авылы янындагы урманга китә, дусларын урман читендә калдыра. Бер сәгатьтән соң ул урманнан чыкмагач, дуслары борчылып, ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр. Берникадәр вакыттан соң, югалган хатын үзе элемтәгә чыгып Шаран районының Тан авылы янында булуын хәбәр итә.

Ялгызыгыз гына урманга бармагыз, дип кисәтеп торалар бит инде, югыйсә.

Чыганак: gtrk.tv

Фото:gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас