Хәвеф-хәтәр
14 октябрь 2022, 15:36

Тимер юлы аша йөгереп чыгарга уйлаган

Бу вакытта поезд якынлашып килгән...

newsbash.runewsbash.ru
newsbash.ru

Иглин районында Кудеевка тимер юлы станциясендә 18 яшьлек егет поезд астында кала язган.

Бу хәл 13 октябрьдә булган. Егет тиеш булмаган урында тимер юлын йөгереп чыккан. Бу вакытта поезд якынлашып килгән. Егетне күргән машинист сигнал биргән һәм поездны ашыгыч туктатырга тырышкан. Ләкин состав барыбер аны эләктереп алган һәм берничә метр өстерәп барган.

Бәхеткә, яшь кеше җитди җәрәхәтләр алмаган.

Әле вакыйганы хокук саклаучылар тикшерә.

Якынлашып килгән поезд алдыннан йөгереп чыгарга ярамаганлыгын барыбыз да беләбез, шикелле. Ләкин, ни кызганыч, кагыйдәләргә салкын караучылар бар шул...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас