Хәвеф-хәтәр
11 октябрь 2022, 18:22

Бәйрәм көне фаҗигагә әверелгән

Коткаручылар төтен исенә исергән өч кешенең гомерен саклап калган. 

Бәйрәм көне фаҗигагә әверелгәнБәйрәм көне фаҗигагә әверелгән
Бәйрәм көне фаҗигагә әверелгән

Уфада коткаручылар ут эченнән 12 кешене алып чыкканнар, аларның өчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген, 11 октябрь иртәсендә, коткару хезмәтенә Паркова урамындагы күп катлы йортта ике бүлмәле фатир яна дигән хәбәр килгән.

Фаҗига булган урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә бүлмәнең якынча 4 квадрат метр мәйданы янган. Алар төтенгә исергән 3 ирне коткарганнар һәм аларны ашыгыч ярдәм машинасына алып чыгып, хастаханәгә озатканнар.

Янгын сүндерүчеләр шулай ук күрше фатирдан төтен эчендә калган 12 кешегә дә чыгарга ярдәм иткән. Төтен өске катларга тиз менеп җиткән, анда тагын 7 кешене урамга чыгарышканнар.

Янгын сәбәпле чыккан - әлегә билгесез. Сәбәпләре ачыклана.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас