Хәвеф-хәтәр
9 октябрь 2022, 20:00

Мунчасыз кала язган

Янгын сүндерүчеләр килеп өлгермәгән булса, яңа мунча салырга туры килер иде. 

Мунчасыз кала язганМунчасыз кала язган
Мунчасыз кала язган

Бу ялларда Чишмә районының «Заря» бакча участокларында бер мунча көлгә оча язган.

Узытамак янгын сүндерүчеләре һәм башка ашыгыч ярдәм хезмәтләре янгын чыгу турында хәбәр алгач та, оператив рәвештә килеп җиткәннәр.

Һәм, афәрин, өлгергәннәр! Мунча бөтенләй янып бетмәгән һәм бер кеше дә тән җәрәхәтләре алырлык зыян күрмәгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, ял көннәрендә авылларда мунчаларда ут чыгу очраклары ешая икән. Төп сәбәпләре - мунча якканда хәвефсезлек чараларын күрмәү, мичнең дөрес урнашмавы һәм мунча якканда игътибарсызлык. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас