Хәвеф-хәтәр
9 октябрь 2022, 07:47

Янгында янган гомерләр...

Стәрлетамак районындагы янгында ир-ат һәм хатын-кызның гомере өзелгән.

Янгында янган гомерләр...Янгында янган гомерләр...
Янгында янган гомерләр...

21:03 сәгатьтә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсенә Стәрлетамак районының Золотоношка авылында янгын турында хәбәр килә. Ашыгыч ярдәм шунда ук вакыйга урынына җибәрелә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йортның эчен ут чолгап алган була. 22:07 сәгатьтә ут локальләштерелә, 22:26 сәгатьтә 48 квадрат метр мәйданда ачык яну бетерелә. Янгын сүндерелгән вакытта ике үлгән кешенең мәете табылган. Бу 1961 елда туган ир һәм 1968 елда туган хатын.

Янгынның сәбәбе ачыклана, янгын сүндерү лабораториясе белгече, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучылары һәм тикшерү төркеме вакыйга урынында эшли.

Чыганак: Башинформ

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас