Хәвеф-хәтәр
9 октябрь 2022, 07:39

Иртәнге дүрттә айнык кеше машинага утырмый шул

Исерек машина йөртүче электр баганасына бәрелеп кенә туктаган.

Иртәнге дүрттә айнык кеше машинага утырмый шулИртәнге дүрттә айнык кеше машинага утырмый шул
Иртәнге дүрттә айнык кеше машинага утырмый шул

Уфада исерек машина йөртүче авариядә тән яралары алган. Авария Орджоникидзе районының Комаров урамында иртәнге сәгать дүрттә булган. ЮХХДИ идарәсе хәбәр итүенчә, 46 яшьлек Уфа кешесе, “Сузуки Свифт” автомобиле белән идарә итүен югалта һәм электр баганасына бәрелә. “Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган. Шоферның исерек булуы ачыкланды. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү башланды ”, - дип белдерде идарәнең матбугат хезмәте.

Чыганак: Башинформ

Фото: ЮХХДИ идарәсе

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас