Хәвеф-хәтәр
8 октябрь 2022, 06:43

Кырым күперендә - янгын

Нәрсә булган? 

Telegram-канал BazaTelegram-канал Baza
Фото:Telegram-канал Baza

Кырым күперендә бүген иртән, 8 октябрьдә, йөк поезды койрыгында ягулык цистрнасына ут капкан. Бу хакта Кырым тимер юлы матбугат хезмәтендә түбәндәгене хәбәр итәләр.

“06.05 сәгатьтә Керчь бугазы аша үтүче транспорт күчешендә аппаратура тимер юллары буш түгел дигән ялган мәгълүмат күрсәтте. Йөк поездының койрыгында ягулык цистернасы яна башлаган”.

Оешмада вагоннарның калган өлеше белән локомотивны Керчь станциясенә чыгардык дип өстиләр. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Кырымда ни диләр?

Янгын турында Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков түбәндәгеләрне сөйли.

Ягулык белән цистерна күпернең бер өлешендә яна. Күпернең суднолар диңгез буйлап хәрәкәт итә торган аркаларына (корылмаларына) зыян килмәгән. Янгын сәбәпләре һәм аның зыяны турында сөйләргә иртә әле. Янгын сүндерү эшләре бара”, – дигән ул.

Товар поезды Таманьнән Керчька юлланган. Каза күрүчеләр юк.

Күпердәге хәрәкәт

Кырым киңәшчесе мәгълүматы буенча, Кырым күперендәге теркәлгән бу гадәттән тыш хәл сәбәпле паром кичүе үз эшен башларга әзер. Ярымутрау ягулык һәм азык-төлек запасы белән тәэмин ителгән. Гадәттән тыш хәлләр очракларына барлык логистик схемалар да алдан уйланылган.

“Тамань” юл идарәсе  Кырым күперендә машиналар һәм поездлар хәрәкәте туктатылып тора дип хәбәр итте.

Күпергә җитәрәк водительләр өчен җылыну һәм туклану пунктлары җәелдерелә, барлык хезмәтләр дә  бердәм эшли.

Кырым властьлары “дошман фейкларын һәм вброслар” таратмас  өчен, русиялеләрне бары тик рәсми мәгълүмат белән кулланырга чакыра. 

P.S. Террорчылыкка каршы милли комитетта белдерүләренчә, Кырым күперендә йөк автомобилен шартлатканнар. Әлеге шартлаудан соң тимер юлдан хәрәкәт итүче йөк поездының 7  ягулык цистернасы янган. Шартлату нәтиҗәсендә күпернең автомобильләр хәрәкәт итә торган  ике  өлеше җимерелгән. Суднолар хәрәкәт итәр өчен каршылыклар юк.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас