+21 °С
Болытлы


Салават шәһәрендә юл һәлакәте теркәлгән. Бер кеше үлгән. Бу хакта Башкортстан ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр иткән.
Авария кичә, 6 октябрь көнне, иртәнге сәгать тугызда, Ленинград урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Гранта» машинасы белән Хонда мотоциклы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә 25 яшьлек мотоцикл йөртүчесе нык имгәнгән һәм ул хастаханәгә озатылган.
Тик, егет 17.45 сәгатьтә реанимация бүлегендә вафат булган.
Әле тикшерү эшләре бара.