+21 °С
Болытлы


Кичә, 4 октябрьдә, Салават районында басуда йөк машинасы янып киткән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсеннән хәбәр итәләр.
Күңелсез вакыйга Саргамыш авылыннан 10 километр ераклыктагы басуда булган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ике гектарда чабылган тезмәләрне һәм ашлык төялгән КамАЗ машинасын ут камаган була.
Янгынны ике сәгать эчендә сүндердергәннәр һәм утның артабан таралуына юл куймаганнар. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Әле гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.