Хәвеф-хәтәр
3 октябрь 2022, 10:54

Военкоматка ут төртмәкче булган

Бу хәл Татарстанда булган. 

regnum.ruregnum.ru
Фото:regnum.ru

Казанда хокук сакчылары военкоматка ут төртергә маташкан 11 сыйныф укучысын  тоткарлаган. Бу хакта Baza Телеграм-каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматлары буенча,  3 октябрь төнендә үсмер кыз Совет районы военкоматы янына  килгән. Үзе белән Молотов коктейльләре алган. Икесен ул военкомат ягына ыргыткан, әмма бары тик үләнгә генә ут капкан.

Тоткарланганда балигъ булмаган кыздан Молотов коктейльләренең соңгысын тартып алганнар. Укучы кызны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас