Хәвеф-хәтәр
3 октябрь 2022, 09:26

Ике яшүсмер бензин парына агуланган

Ә әти-әниләре кая караган? 

Ике яшүсмер бензин парына агуланганИке яшүсмер бензин парына агуланган
Ике яшүсмер бензин парына агуланган

Бүген, 3 октябрь иртәсендә, Әбҗәлил районында 11 һәм 14 яшьлек ике бала, ашыгыч рәвешә хастаханәгә китерелгән. Алар бензин парына агуланганнар.

Балаларның хәле уртача, дәваханәгә алып килгәндә алар үз аңнарында, ләкин хәлләре булмаган. Килгәндә сөйләшергә дә хәлләре юк иде, әле әйбәтләнеп киләләр, кирәкле медицина ярдәме алгач, өйләренә кайтачаклар", - дип хәбәр иттеләр БРСәламәтлек саклау министрлыгында.

Хәзер хокук сакчылары бу хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә. Каян алар бензин алганнар һәм ни сәбәпле аның парын иснәп исергәннәр?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас