Хәвеф-хәтәр
2 октябрь 2022, 03:26

Җәяүлене бәрдергән

Юл һәлакәте Благовещенск шәһәрендә булган.

Җәяүлене бәрдергәнҖәяүлене бәрдергән
Җәяүлене бәрдергән

«Лада Гранта» руле артында утырган исерек водитель 53 яшьлек җәяүлене бәрдергән һәм йорт капкасына барып менгән. 

Юл һәлакәте кичә кич, 1 октябрьдә, Благовещенск шәһәрендә булган. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче җәяүле вафат булган.

Машина водителенә 47 яшь, алкотест аның организмында 1,092 мг/л спиртлы эчемлек барлыгын күрсәткән.

Спиртлы эчемлекләр эчкәч, руль артына утыручылар үзләрен генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә хәвеф астына куюларын онытмасыннар иде. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас