Хәвеф-хәтәр
2 октябрь 2022, 18:27

Машина алдына ат чабып чыккан

Водитель өчен бу көтелмәгән хәл була. 

Машина алдына ат чабып чыкканМашина алдына ат чабып чыккан
Машина алдына ат чабып чыккан

29 сентябрь кичендә була бу хәл.

Уфа-Яңавыл юлында, Сосновка авылына борылышында "Киа Рио" руле артында утырган водитель юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юлга кинәт ат чабып чыккан — машина аны бәрдереп, юл читенә төшеп киткән. Авариядә ике кеше зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында Бөре хастаханәсенә илткәннәр.

Полиция хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас