Хәвеф-хәтәр
2 октябрь 2022, 07:08

Кем футболга барып үлеп кайтырмын дип уйлаган?

Индонезиядәге футбол матчында йөздән артык кешенең гомере өзелгән.

Кем футболга барып үлеп кайтырмын дип уйлаган?Кем футболга барып үлеп кайтырмын дип уйлаган?
Кем футболга барып үлеп кайтырмын дип уйлаган?

Индонезиядә футбол матчыннан соң булган тәртипсезлекләрдә ким дигәндә 127 кеше үлгән, 180 кеше яраланган. Оттырган команда җанатарлары матчтан соң футбол мәйданына йөгереп чыгып ризасызлык белдерә башлыйлар. Полиция аларны тынычландыру өчен газ куллана. Меңләгән кеше бер – берсен таптап кача башлый. Кайберәүләрнең ​​күз яшьләндергеч газдан сулыш алу проблемалары булу аркасында вафат була. Бу матч башыннан ук хәвефсезлек чараларын үтәмәү белән башланган, 38 мең кеше сыя торган стадионга 42 меңнән артык кешегә билет сатылган. Урын җитмәү сәбәпле матч барышында ук җанатарлар арасында ризасызлык һәм киеренкелек арткан. Нәтиҗәдә, спорт чарасы һәлакәт белән тәмамланган.

Чыганак:ria.ru

Фото:ria.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас