+21 °С
Болытлы


10-12 яшьлек биш дус көзге урманда йөрергә уйлаган. Сөйләшеп, көлешеп йөри торгач, яшүсмерләр адашканнарын сизми дә калганнар. Малайлар югалып калмаганнар, 112 номерына шалтыратканнар.
Коткаручылар алар белән гел элемтәдә булып, урманның кайсы ягына барырга икәнен өйрәтеп торганнар. Шулай киңәшләрне тотып, алар елга ярына төшкәннәр, ә анда аларны катерда полицейскийлар көтеп торган.
Балаларның берсе дә зыян күрмәгән, аларны өйләренә кайтарып, әти-әниләренә тапшырылган.