Хәвеф-хәтәр
30 сентябрь 2022, 18:46

Күп балалы гаилә йортсыз калган

Балаларны дәваханәгә озатканнар.

Күп балалы гаилә йортсыз калганКүп балалы гаилә йортсыз калган
Күп балалы гаилә йортсыз калган

Бүген, 30 сентябрьдә, Иглино авылында зур янгын булган. Күп балалы гаилә йортсыз калган.

Өйләре януы турында хәбәр килгәч тә, бу урынга ашыгыч ярдәм хезмәтләре, янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә килеп җиткән.

Янгынны сүндерүдә 27 кеше һәм 12 берәмлек техника ярдәм иткән. Биш кеше җәрәхәтләнгән - аларның дүртесе Уфа хастаханәсенә озатылган. Зыян күрүчеләр арасында ике һәм тугыз яшьлек ике малай, шулай ук Иглин район дәваханәсенең балалар бүлегенә 6 яшьлек малай китерелгән. Шулай ук медиклар күзәтүе астында 4 яшьлек малай һәм 11 һәм 7 яшьлек ике кыз бар.

 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас