Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 сентябрь 2022, 14:12

Урманда адашканнар

Коткаручыларга ике бала һәм өч олы кеше югалуы турында хәбәр килгән.

Урманда адашканнар
Урманда адашканнар

Башкортстанда ике бала һәм өч олы кеше урманда адашкан. Кичә кич коткаручыларга урманда кешеләр югалуы турында хәбәр килгән.

Нуриман районының Красный Ключ авылында өч ир-ат һәм ике бала урманга барганнар да, адашканнар, дигән хәбәр килгән. Павловка авылының эзләү-коткару отряды коткаручылары кичекмәстән эзләргә чыкканнар. Югалган кешеләр табылган, аларга медицина ярдәме кирәк булмаган - бар да яхшы.

Хөрмәтле дуслар! Урманга барганда якыннарыгызга моның турында кисәтегез. Урманга барганда һәрвакыт түбәндәге әйберләр үзегез белән булырга тиеш:

🔺зарядкасы тулы телефон;

🔺компас;

🔺шырпы;

🔺 фонарь;

🔺пычак;

🔺су һәм ризык запасы.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: