Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 сентябрь 2022, 21:16

Йорт җимерекләре астыннан 30 сәгатьтән соң исән баланы тапканнар

Могҗиза дими ни диясең?

@JoCivilDefense / Newsflash
Фото:@JoCivilDefense / Newsflash

Иорданиядә 4 катлы йорт җимерекләре астыннан 4 айлык баланы коткарганнар.

Баланың әнисе, 26 яшьлек Исраа Раед ул вакытта сабыен ахирәте белән калдырып торып, чыгып киткән булган.  Эшләрен тәмамлап кайтуга йорт урынындагы хәрабәләр тирәсендә коткаручылар кайнашкан.

Соңрак Раед күңеле белән могҗиза көтүен, кызым исәндер дип  өметләнүен сөйләгән. Хәрабәләрне 30 сәгать җыештырганнан  соң, коткаручылар чыннан да Раедның кызын тапканнар. Бәхеткә, ул исән-имин булган. “Мин аны алсу төстәге пижамасыннан таныдым. Никадәр бәхетле булуымны аңлатып бетерә алмыйм”, – дип искә ала хатын.

Йорт җимерелү нәтиҗәсендә 14  кеше гомере өзелгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: