Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 сентябрь 2022, 12:31

Янгын харап иткән

Бүген төнлә Чишмә районында бик аянычлы хәл булган. Иң авыры - кеше гомере өзелүе. 

Янгын харап иткән
Янгын харап иткән

Бүген төнлә, 02:34 сәгатьтә,Чишмә районы Кушкуак авылында торак йорт янган. Бу урынга янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиткән, әмма ялкын 5х8 метрлы бүрәнә йортны һәм гаражны да ялмап алган.

Кызганычка каршы, янгынны сүндерү барышында 1959 елгы хатын-кыз мәете табылган, 58 яшьлек хатын-кыз - исән. Аны төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән ашыгыч ярдәм бригадасы Уфа дәваханәсенә алып киткән.

Янгын 03:02 сәгатьтә сүндерелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: