+26 °С
Болытлы
Уфада Renault Logan автомобиле йортлар арасында дүрт яшьлек малайны бәрдергән.
ЮХХИДИ хәбәр иткәнчә, бу хәл Союзная урамында урнашкан бер йорт алдында булган. Машина руле артында 37 яшьлек ир утырган. Водитель юл аша чыгып барган баланы күреп өлгермәгән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә малай аягын имгәткән. Аны хастаханәгә алып китәләр. Әле исә тикшерү эшләре башланган.
Хөрмәтле водительләр! Руль артында игътибарлы һәм сак булыгыз. Иң мөһиме ашыгып йөрмәгез!