Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 сентябрь 2022, 22:52

Самокаты яна башлаган

Хуҗасы да пешкән...

tehnoteca.ru
Фото:tehnoteca.ru

Краснодарда электр самокатына ут капкан ир лифтта бикләнеп калган.

Җирле Телеграм-канал хәбәр итүенчә, бу хәл Кызыл Партизаннар урамында булган. Бер ир, эшкә җыенганда электр самокатының төзек булмавын күргән һәм аны ремонтка илтергә уйлаган.

Әмма соңгы вакытта киң таралган транспорт төре лифтта яна башлаган, төтен аркасында лифт ишекләре блокировкаланган. Кыскасы, ир тоткынлыкта калган. Нәтиҗәдә техника хуҗасының  тән  тиресенең 60 проценты янган. Өченче дәрәҗә пешүләр белән ирне хастаханәгә алып киткәннәр.

Коточкыч хәл...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: