Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 сентябрь 2022, 10:50

Ике “Лада” бәрелешкән

Авария нәтиҗәсендә 37 яшьлек хатын гомере өзелгән.

БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

 Уфада юл һәлакәтендә 37 яшьлек хатын гомере өзелгән. Авария кичке сәгать унынчыларда Перспективная урамында теркәлгән. Версияләр буенча, “Лада Веста” белән “Лада Приора” бәрелешкәннәр.

“Авария нәтиҗәсендә “Лада Веста” пассажиры, 37 яшьлек  уфалы хатын, ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән. Ике машинаның да водителе һәм “Лада Приора” пассажиры дәваханәгә озатылган”, – дип хәбәр итә үзенең Телеграм-каналында  БР буенча ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов.

Узган төндә сәгать беренчеләрдә Ишембай-Петровск-Красноусольский юлында билгесез водитель 31 яшьлек ирне таптаган һәм вакыйга урыныннан качкан. Алган җәрәхәтләрдән җәяүле үлгән.

“Әле кеше таптаган водительне эзлиләр. Дәүләт автоинспекциясе бу вакыйга турында берәр хәбәр  белүчеләрне полициягә мөрәҗәгать  итүләрен яисә 8(347) 235-84-02 номеры буенча шалтыратуларын үтенә”,  – диләр  БР буенча ЮХХДИдә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: