Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 сентябрь 2022, 21:02

Әбине төтен эченнән эзләп тапканнар

Ә ирле-хатынлы ике кешенең гомере ут эчендә өзелгән. 

Әбине төтен эченнән эзләп тапканнар
Әбине төтен эченнән эзләп тапканнар

Мәләвездә күп катлы йортта янгын чыгып, ирле-хатынлы ике кеше янып үлгән.

Бүген, 21 сентябрьдә, кичке сәгать алтынчыларда Октябрь урамында урнашкан 9 катлы йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Бу урынга оператив рәвештә 28 янгын сүндерүче һәм 12 махсус техника киткән. Алар килеп җитүгә 8 нче каттагы фатирдан ялкын күренеп торган. Мәйданы 13 кв. метрлы бүлмәдә чыккан янгынны сәгать 17:37 сүндергәннәр. Коткаручылар төтен эченнән исән килеш өлкән яшьтәге хатынны алып чыкканнар.

«Кызганычка каршы, янгын урынында тикшерү барышында ике мәет табылды: ир-ат һәм хатын-кыз гәүдәләре. Хәзерге вакытта урында тикшерү эшләре дәвам итә",- дип яза БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: