Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 сентябрь 2022, 00:43

Яшь ярымлык бала 6 метрлы торбага төшеп киткән

Бу хәл Күгәрчен районында булган. 

Яшь ярымлык бала 6 метрлы торбага төшеп киткән
Яшь ярымлык бала 6 метрлы торбага төшеп киткән

Кичә кич, сәгать тугызларда, коткаручыларга Күгәрчен районында 1,5 яшьлек бала торбага төшеп киткән, дигән хәбәр килгән.

Алар бу урынга тиз килеп җиткән. Диаметры 30 см һәм тирәнлеге 6 м булган буш торба төбенә төшкән бала. Башы белән аска карап торса, ул аңын югалтмаган. Ике сәгать дәвамында тырышып, коткаручылар һәм авылдашлар белән берлектә баланы исән-имин килеш чыгара алганнар. Малайны торбадан алганнан соң, аны табиблар караганнар.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзер бала белән бар да яхшы.

Балаларны бәла-казалардан саклап үстерү өчен ата-аналары аларны караучысыз калдырмасын иде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: