Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 сентябрь 2022, 10:50

6 метрлы торбага төшкән баланы ничек коткарганнар?

Аллаһка шөкер, сабый сау-сәламәт! 

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

Кичә кич Күгәрчен районының Беренче Төпчән авылында бәхетсез очрак  теркәлде. Яшь ярымлык бала диаметры 30 см һәм тирәнлеге  6 метр булган торбага  төшеп киткән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бала ахыргача аңында булган.

Мәгълүмат чаралары баланы коткару тарихын язып чыкты. Әлеге торба элекке скважина булган, ул бер катлы йорт идәне белән бер тигезлектә урнашкан. Мөгаен, бала, кызыксынып, торба эченә кереп карарга уйлагандыр. Хәер, яшь ярымлык бала ни уйлаганын хәзер беркем белмәс инде. Нәрсә булганын аңлап калгач, сабыйның ата-аналары тиз үк махсус хезмәтләргә шалтыратканнар. Баланы тоткынлыктан чыгарыр өчен 84 санлы янгын-коткару часте хезмәткәрләре һәм Күмертаудан БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре килгән. Белгечләр сүзләренчә, бала торба эченә башы белән төшеп китсә, хәлләр аянычрак булыр иде.

“Торбаның якынча уртасындарак кысылып калган баланы коткару операциясе җәелдерелде.

Кран ярдәмендә торбаны йорт түбәсе  аша  алырга туры килде. Соңыннан коткаручылар аны кисте, кискән вакытта кызмасын өчен су сибеп тордык. Шулай итеп, ике сәгать дигәндә баланы тоткынлыктан чыгардык”, – диләр ведомствода.

Соңыннан кечкенә малайны әнисе белән бергә Морак авылы дәваханәсенең реанимация бүлегенә алып киткәннәр. Ул табиблар күзәтүе астында. Медиклар сабыйның хәлен тотрыклы дип бәяли. Ул бераз өшегән һәм җиңелчә бәрелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: