CDEK курьер фирмасы клиенткасы озатыласы төргәкне ачып күрсәтү үтенеченә компания хезмәткәренең йөзенә пычак ташлаган. Канцелярия пычагы булуына карамастан, хезмәткәргә медиклар ярдәме таләп ителгән.
“Фонтанка” мәгълүматлары буенча, полиция дуамал клиентканы эзли инде: компания вәкилләре хокук саклау органнарына гариза язганнар. Билгеле булуынча, клиент хатын әзер төргәк җибәрергә уйлаган. Әмма компания кагыйдәләре буенча, хезмәткәрләр җибәреләсе посылканы кабул итәр алдыннан аны ачып карарга тиеш. Ә клиентка төргәген ачып күрсәергә теләмәгән. Хезмәткәр посылканы ачар өчен канцелярия пычагын сузгач, клиентка аны хатынның йөзенә ташлаган һәм посылкасы белән офистан киткән.
Чыганак: lenta.ru