+13 °С
Болытлы
Салават районының Мәчетле авылыннан 20 яшьлек студент кыз фаҗигале рәвештә һәлак булган. Аянычлы хәл шимбә көнне Уфада булган. Кыз туганнары фатирындагы тәрәзәләрне юарга булган һәм дүртенче кат биеклегеннән егылып төшкән. Фельдшерлар вакыйга урынына килгәндә аның гомере өзелгән булган инде.
Һәлак булучының Башкорт дәүләт педагогик университетының "педагогик белем" кафедрасында 4 нче курста укучы Рәйсә Рахимова булуы билгеле.
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ходай сабырлыклар бирсен.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ