Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 сентябрь 2022, 14:21

Салават районы башлыгы җирле халыкка мөрәҗәгать иткән

Шундый кайгыларны күрсәтмәсен Ходай...

Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов  бүген, 19 сентябрьдә, үзенең  “ВКонтакте” челтәрендә шушы көннәрдә  теркәлгән авариядә һәлак булган өч хатын-кыз һәм водительнең туганнарының кайгыларын уртаклашты.

“Узган ялларда безнең районда коточкыч фаҗига булды.  Ахун авылы янында Кропачево – Мәсәгуть  – Ачит автомобиль юлында водитель бетон баганасына  барып менү сәбәпле, 3 пассажир һәм водитель үзе шунда ук һәлак булганнар. Берьюлы 4 гаиләгә шундый зур кайгы килде. Хатын-кызлар Мәчетле  авылыннан иде, водитель – Ахун авылыннан. Мәрхүмнәрнең ата-аналарының, туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашам, – дип язган муниципалитет башлыгы һәм барысын да юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырган. – Юлда тиз арада карарлар кабул итә алыр өчен тизлекне киметегез. Уйланмаган манёврлар башкармагыз, алар коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Юлларда зинһар  игътибарлы булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”.

Моңа кадәр Салават районындагы коточкыч авария турында язган идек инде. Ахун авылында яшәүче 35 яшьлек водитель автосервиста эшләгән. Аның кечкенә улы әтисез калган. 37дән алып 44 яшькәчә хатыннарның  икесенең – өчәр, берсенең ике баласы ятим калганнар. Алар барысы да  бер урамда яшәгән...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: