Салават районында коточкыч авариядә үлгәннәрнең кемлеге билгеле булды, дип хәбәр итә "Салават җирендә". ВАЗ -2112 белән Ахун авылында яшәүче Азиф А. идарә иткән. Бу кеше автосервиста эшләгән, аның кечкенә улы бар. Ике үлгән пассажир Янган-Тау шифаханәсендә, өченчесе - кибеттә эшләгән. Гөлшат В.ның дүрт баласы, Залифа Н.ның өч балигъ булмаган баласы, Юлия А.ның олы улы һәм балигъ булмаган баласы ятим калды. Билгеле булганча, һәлак булучыларның барысы да бер урамда яшәгән.
Исегезгә төшерәбез, коточкыч авария бүген, 17 сентябрь, көндезге 2дә Кропачево – Мәсәгуть - Ахит юлында булды. ВАЗ-2112 йөртүчесе машина белән идарә итүен югалта һәм машина электр баганасына бәрелә.
Чыганак:gorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru