Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 сентябрь 2022, 22:43

6 яшьлек малай балкон кәрнизендә эленеп калган

Аллаһ сакласын! 

РЕН ТВ Новости Телеграм-каналы.
Фото:РЕН ТВ Новости Телеграм-каналы.

Яңа Мәскәүдә узгынчылар  торак йортның 4нче катындагы балконнан егылып төшкән 6 яшьлек малайны тотып калган.

РЕН ТВ хәбәр итүенчә, бүген, 14 сентябрьдә, урамнан узучылар ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетә һәм күп катлы йорт балконына аркасына портфель аскан малайның тотынып торуын күрә. Астагы кешеләр тиз арада одеял суза һәм малайны тотып ала. 

Хәл болай була. Малайның әнисе аны ахирәтендә калдырып тора. Әмма бераздан ахирәте, дус хатынының  малаен компьютер уйнарга утыртып,  үз баласы артыннан мәктәпкә китә.  10 минуттан  хатынга күршесе шалтыратып бу хәл турында сөйләп бирә. Малай ни сәбәпле кәрниздә эленеп калган – билгесез. 

 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: