Хәвеф-хәтәр
14 сентябрь 2022, 08:21

Юл буенда бер бала...

Ялгызы нишләп йөргән ул?

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Кичә Михайловка авылы янында юл буенда бер баланы күргәннәр. Ул юл буйлап ялгызы йөгереп йөргән. Шул вакытта трасса буйлап узып барган яшь ир белән хатын, бу хәлне күреп, бәлки, балага ярдәм кирәктер дип,  туктаган. Малай әти-әниләренең кайдалыгын аңлатып бирә алмагач, яшьләр, аның туганнарын табу нияте белән, мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдә баланың фотосурәтен беркетеп, хәбәрләр таратканнар. Полициягә дә мөрәҗәгать иткәннәр.

“Чатлар ярдәмендә баланың әти-әнисен тиз ачыкладык. Баланы якындагы КППга илттек. Анда полиция хезмәткәрләре килде. Алар бу вакыйганы үз контроленә алган”, – ди малай өчен борчылып туктаган битараф булмаган яшь хатын.  

Эчке эшләр министрлыгында бу хәлне раслаганнар.

“Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре малайның ата-анасы белән арытаба мондый хәлне булдырмау буенча  профилактик эш алып баралар”, – диләр ведомствода.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас