Хәвеф-хәтәр
14 сентябрь 2022, 07:38

Балалар мәйданчыгында атышучыларны тапканнар

Бу хәл Октябрь проспекты ихатасында булган.

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Кичә  17.30 сәгатьтә “Спортивная”  тукталышы тирәсендәге ихаталарның берсендә өч билгесез кеше атышкан. Нәтиҗәдә җиңел машина тәрәзәсен ватканнар.  Бу хакта машина хуҗасы уфалы Лиана социаль челтәрләрдә язып чыккан.

Лиана сүзләренчә,   ирләр балалар мәйданчыгы янында атышканнар. Шул сәбәпле пассажир яклап машина тәрәзәсе ватылган. Хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Тиз арада ирләрнең шәхесләрен ачыклаганнар. Алар зыянны каплатырга әзер.

“Яшь егетләр хулиганлык кылганнар. “Травмат”танмы , “пневмат”тан аттылармы икән – аңламадым. Алар ялгыш атканнар. Урам буйлап китеп барганда шаярганнар. Берсе, бәлки, дуслары алдында пистолеты белән мактанасы килгәндер. Әмма юньле-рәтле куллана белмәгәч, ялгыш атып җибәргән һәм очраклы пуля минем машина тәрәзсенә тигән. Алар миңа үзләре шалтыратты, зыянны капларга вәгъдә иттеләр. Тәрәзә өчен оригиналь пыяла эзлиләр инде, бүген куярга тиешләр. Зыян 30 мең сумга басты”, – дигән машина хуҗасы Лиана “Башинформ” агентлыгына. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас