Хәвеф-хәтәр
13 Сентября 2022, 07:43

Машина өстенә килеп төшкән

Чак кына фаҗига булмый калган.

Стәрлетамакта  Тукай урамы янәшәсендәге йорт тирәсендә чак кына фаҗига булмый калган. Яшь егет тәрәзәдән машина өстенә егылып төшкән. Бәхеткә, ул исән калган. Бу хәл күзәтү камераларына эләккән. Каты бәрелүдән машина түбәсе яньчелгән. Шаһитлар шунда ук яшь егеткә ярдәмгә ашыккан һәм  вакыйга урынына тиз үк медиклар бригадасы килгән.

Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр. Егетнең ни сәбәпле югарыдан сикерүен хокук саклау органнары ачыклаячак.

Дөрес булса, егетнең сәламәтлеге белән проблемалары булган, чакыру буенча аңа ашыгыч ярдәм китеп барган инде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас