Хәвеф-хәтәр
13 сентябрь 2022, 06:24

Бәла аяк астында

Аш бүлмәсендә өстенә ут капкан.

pikabu.ru Бәла аяк астындаpikabu.ru Бәла аяк астында
Бәла аяк астындаФото:pikabu.ru

Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмәгәннәр. Казан шәһәрендә яшәүче 70 яшьлек әби гомеренең аянычлы тәмамланасын белмәгәндер.

Аш-су бүлмәсендә ашарга пешереп йөргәндә, саксызлык белән аның киеменә ут каба. Әби җитди тән пешүләре ала, аны табиблар реанимациягә салганнар, гомерен саклап калырга тырышканнар, әмма Ходайдан узалмаганнар. Әби якты дөнья белән хушлашкан.

Менә шулай, аш-су бүлмәсендә сак булырга кирәк шул.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас