

Дилер наркотик матдәләрне бутау сәбәпле Красноярскида ике үсмер кыз үлгән. Kras Mash Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, шәһәр колледжларының берсендә белем алучы студент кызлар 10 сыйныфта укучы ахирәтләренең туган көнен бәйрәм иткән. Дөрес булса, кызлар мефедрон наркотигын сатып алырга җыенган, әмма дилер аларга ялгыш метадон саткан. Ә ул көчлерәк тәэсиргә ия.
Үлгән студенткалар гәүдәләренә бер кызның туган тиешле кешесе тап булган. Мәктәп укучы кызны коткара алганнар. Фатирда полицейскийлар метадон калдыкларын ачыклаган.
Бик кызганыч. Бәлки күңеллерәк бәйрәм итәселәре килгәндер дә бит, әмма наркотиклар әле беркайчан да юньлегә китергәне юк. Бер яклап бәйлелеккә ия булу кебек хәвеф сагаласа, шау-шулы бәйрәмнән уяна алмау ихтималы – икенче куркыныч.
Чыганак: lenta.ru