

БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, 11 сентябрь төнендә Екатеринбург-Төмән федераль трассасының 22нче километрында “Тойота Королла” грунт өеменә барып менгән. Юлның ул өлешендә ремонт барган. Каты бәрелүдән салондагы 4 яшьлек кыз бала машинадан чыгып очкан. Иномарка әйләнгән. Кызганычка каршы кызчык шунда ук үлгән. Ул балалар өчен махсус кәнәфидә утырмаган булган.
“Тойота”да Юграның Нижневартовск районында яшәүче гаилә Башкортстаннан өйләренә кайтып барган. Юл һәлакәтендә 36 яшьлек водитель һәм 8 яшьлек малай имгәнгән. Балаларның әнисенә зыян килмәгән.
Чыганак: bashinform.ru