Хәвеф-хәтәр
11 сентябрь 2022, 17:17

Авариядән соң водитель пассажирларның берсе үлүен сизмәгән

Ул калган пассажирлар белән  арытаба күңел ачкан. 

Владимир Севастьяновның  Телеграм-каналыннан.Владимир Севастьяновның  Телеграм-каналыннан.
Фото:Владимир Севастьяновның Телеграм-каналыннан.

Узган төндә Учалы районында Учалы-Межозерный юлының 7нче километрында моңа кадәр “права”сыннан колак каккан 34 яшьлек водитель, исерек килеш ВАЗ-2114 белән идарә итеп,  юл билгесенә барып менгән һәм кюветка төшеп киткән. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында  республиканың ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Водительдән башка салонда тагын өч пассажир булган.

“Ирләр сүзләренчә, авариядән соң алар таң атканын көтәргә уйлаган һәм кәеф-сафа коруларын дәвам иткән. Соңрак йоклап киткәннәр. Иртән генә 39 яшьлек Чиләбе өлкәсе кешесенең үле икәнен аңлаганнар. Водитель ирнең гәүдәсен полиция бүлегенә алып килгән. Тикшерү эше бара”, – ди Владимир Севастьянов.

Узган тәүлектә, 10 сентябрьдә, република юлларында 63 аек булмаган водитель тоткарланган. Эш көне белән чагыштырганда бу якынча ике тапкыр күбрәк.

63 водительнең алтысы исерек килеш руль артына кабаттан утырган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас