

Подмосковьеның Апрелевка шәһәрендә 4 кешедән торган гаилә билгесез матдә белән агуланган.
РЕН ТВ хәбәр итүенә, бу хәл Пойденко урамындагы йортта теркәлгән. Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм медиклары да үзләрен начар тойган.
Дәваханәгә 39 яшьлек хатын, 40 яшьтәге ир, аларның 10 яшьлек кызы һәм 1 яшьлек малае эләккән. Вакыйга сәбәпләре әлегә билгесез. Йортны тикшергән белгечләр газ чыгып ятмавын ачыклаган. Бу хәлне Тикшерү комитеты һәм прокуратура өйрәнә.
Соңгы хәбәрләр буенча, билгесез матдә белән агуланган ике балалы гаилә дәваханәгә эләгердән ике көн алда баш әйләнүгә, укшуга, косасы килүгә һәм баш авыртуга зарланган. Ә 10 яшьлек кызның паника атакалары көчәйгән.
Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм медикларының башлары әйләнгән, алар авызлары кибүгә зарланган. Әйткәндәй, гаиләнең күршеләре үзләрен яхшы хис итәләр.
Чыганак: lenta.ru