

Соңгы вакытта төлкеләрнең активлашуы турында хәбәрләр ешайды.
Аларның йорт кош-кортларына гына түгел, хәтта кешеләргә дә ташлану очраклары бар. Мәсәлән, шушы көннәрдә Стәрлетамакта кыргый төлке кешегә ташланган. Мондый хәл ике тапкыр кабатланган.
Роспотребнадзорның Стәрлетамак буенча идарәсе җитәкче вазифасын вакытлыча башкаручы Рәзилә Баһаутдинова әйтүенчә, узган атнада шәһәрдә хайваннар кешеләрне тешләгән 20 очрак теркәлгән. Кешеләргә этләр һәм песиләр генә түгел, төлкеләр дә ташланган.
Белгечләр киңәш итүенчә, кыргый хайванны очратсагыз, аңа якын килеп, кагылырга кирәкми. Тыныч кына, кискен хәрәкәтләрсез, куркынычсыз урын табарга, өйгә, подъездга кереп китәргә кирәк. Төлкеләр, бүреләр һәм башка кыргый хайваннар инстинктив рәвештә кешеләрдән курка, ә курыкканны сизсәләр, һөҗүм итәргә мөмкиннәр, диләр Роспотребнадзордан.
Хайваннарда котыру авыруының төп билгеләренең берсе – кешеләрдән курыкмау. Әгәр дә җәнлек ташланса, тешләтмәскә тырышыгыз, чөнки авыру хайванның вирусы селәгәй белән бергә күчә. Әгәр җәнлек тешләсә, кичекмәстән дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.