

Казан мэриясендә Дәрвишләр бистәсендәге мәктәптә яшүсмергә пычак белән һөҗүм итүгә карата аңлатма бирделәр.
Бу хәл бүген,8 сентябрьдә, 101нче санлы мәктәптә булды: тугызынчы сыйныф укучысы аннан кечерәк сыйныфта укучы малайга пычак белән һөҗүм иткән. Яшүсмерләр арасында низаг берсенең сыйныфташ кызының кыз туганы аркасында чыккан. Малай кызга бәйләнгән, дип аңлаталар. Зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелде, ул курыккан һәм тәнендә сыдырылган эзләр бар.
«Бу хәл булган урынга тиз арада кизүдәге укытучылар килеп җиткән, физкультура укытучысы очлы әйберне тартып алган. Сигезенче сыйныф укучысы сыйныф җитәкчесе белән медпунктка җибәрелгән. Тырналган урыннарны эшкәрттеләр, пластырь белән ябыштырып куйдылар. Зыян күрүченең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Билгеле, мәгълүматны шунда ук полициягә һәм ата-аналарга җиткерделәр», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Казанның Совет районы прокуратурасы һәм «Дәрвишләр» полиция бүлеге тикшерү үткәрә. Барлык кирәкле материаллар да аларның адресына җибәрелгән. Бүген укучылар белән социаль педагог һәм психолог эш алып барды.
«Тикшерүләр тәмамлангач, укучыларга карата федераль законнар кысаларында чаралар күрү турында карар кабул ителәчәк. Без балаларны «эзләп тапмаска» һәм аларны социаль челтәрләрдә эзәрлекләмәүләрен сорыйбыз. Бу хәлгә компетентлы органнар ата-аналар һәм психологлар белән берлектә нокта куярга тиеш», – дип өстәделәр Казан мэриясе матбугат хезмәтендә.
Зыян күргән яшүсмернең тән җәрәхәтләре буенча суд-медицина экспертизасы билгеләнәчәк.
Әйткәндәй, пычак белән һөҗүм иткән үсмер узган ел хокук сакчылары кулына эләккән булган инде. Ул вакытта аның дусты мәктәптә мылтык белән атыш оештырырга әзерләнгән дигән шик белән тоткарлаган булган.
Ул чакта хокук саклау хезмәткәрләре яшүсмерләрне корал яшергән урыннарында көтеп торган. Аларның берсен тоткарлаганнар.
Тәртип сакчылары белән әңгәмә барышында яшүсмер җинаять кылырга аны Ярослав исемле Украина гражданины үгетләве турында сөйләгән. Бала аның белән социаль челтәрдә аралашкан. Аның өендә пневматик мылтык, ә телефон браузерында бу мылтыкны сугыш коралына ничек әйләндереп булуы турында эзләү тарихы табылган.
Ә бүгенге низагта катнашкан үсмернең бер ел элек тоткарланган малайның дусты булуы ачыкланган.
Бу хакта тулырак монда укый аласыз.